Ифтар уздыру да, анда катнашу да – саваплы гамәл

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закиров исеменнән оештырылган хәйрия – ифтар мәҗлесе узды. 
     Кичәнең кадерле кунаклары исәбендә Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзе, Татарстан Республикасы Үзәк Диния оешмасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә районы һәм шәһәре имамнары, мәчет әһелләре бар иде. Авыз ачу – ифтар мәҗлесендә ул көнне барлыгы 200дән артык кеше катнашты. 
     Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Бөгелмә мөселманнарын сәламләп, ТР ҮДО Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сәламен, изге Рамазан ае уңаеннан тәбрикләвен ирештерде, күркәм мәҗлескә чакырган өчен рәхмәтләрен әйтеп, бу көннәрнең фазыйләтләре, өстенлекләре турында сөйләде. 
      Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов та үз чыгышында Рамазан аеның тәүбә итү, гафу сорау, Аллаһ тарафыннан гөнаһларыбызны кичерүне сорау өчен иң яхшы чор икәнлеге турында әйтеп узды, үзара ярдәмләшү, рухи чистарыну, үз мөмкинлекләреңне сынап карау ае икәнлеген искәртте. 
      – Нәкъ менә шушы вакыт иманны ныгыту, җаннарны сафландыру чоры булып тора да инде, – диде. 
Ифтар мәҗлесе тәмамлангач, анда катнашучылар Татарстаныбыз һәм Бөгелмә районы, шәһәребез киләчәктә дә имин яшәсен, чәчәк атсын дигән теләк-ният белән, бергәләп дога кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International