Бөгелмәдә чик сакчыларына һәйкәл ачылды

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Яшел беретлыларның бер гасырлык юбилее бөгелмәлеләр күңелендә “Барлык буын чик сакчыларына” дигән һәйкәл ачылу белән сакланып калачак. Һәйкәлне монтажлау һәм уранштыруны чик сакчылары үзләре башкарды. Ә һәйкәл өчен акчаны барысы бергәләп җыйды, шәһәр предприятиеләре дә ярдәм итте. Каһарманнар аллеясындагы яңа һәйкәл, беренче чиратта, ветераннарга хөрмәт билгесе ул.

Россия 18 дәүләт белән чиктәш булып тора. Озынлыгы – 60 мең километр.

Элекке чик сакчысы Нәфис Исхаков Тын океан буен һәм көнчыгыш чикләрне саклауда катнашкан. Чик сакчылары көне аның өчен гаилә бәйрәме булып санала.

“Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау”. Бу сүзләр чик сакчыларына да бик туры килә. Запастагы 3нче ранг капитаны Юрий Алексеев диңгез чикләре гаскәрләренә моннан 35 ел элек чакыртылган булган. Армия хезмәтеннән соң хәрби училищега укырга керә, аннары кабат Ерак Көнчыгышка юл ала.

2008 елдан башлап, хәрби реформадан соң, чик буе гаскәрләренә ашыгыч хәрби хезмәткә чакырулар бетерелде. Хәзер чик буйларын фәкать контрактчылар – килешү нигезендә хезмәт итүчеләр саклый. Бүгенге көндә алар арасында 30 бөгелмәле бар.

Кичен бәйрәм Техника йорты янында дәвам итте. Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Минетдинов шәһәрдәшләрне Бөгелмәнең мактаулы гражданины, контр-адмирал Әнәс Нуретдинов исеменнән дә тәбрикләде. Ветераннарга чик буе гаскәрләренең 100 еллыгына багышлап чыгарылган истәлек медальләре тапшырылды.

“Бөгелмә авазы”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International