Язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Язгы кыр эшләренә керешү өчен республиканың авыл хуҗалыгы техникасына 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк. Бүгенге көндә 1 млрд 700 мең сумлык запас частьләр алганнар инде. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов хәбәр итте.

"Авыл хуҗалыгы техникасына елына 3 млрд ярым сумлык запас частьләр кирәк. Шуның 1 млрд 800 мең сумы - язгы кыр эшләренә керешү өчен. Бүгенгесе көнгә 1 млрд 700 мең сумлык запас часть алынды. Республика аграрийларының язгы чәчүгә әзерлеге канәгатьләнерлек", - диде бүлек башлыгы.

Ришат Булатов шулай да ремонт эшләренең эре инвестор хуҗалыкларында авыррак баруын да әйтеп узды.

"Ак барс", "Кызыл Шәрык" кебек эре инвестор җәмгыятьләрендә акча мәсьәләсе авыр хәл ителә. Документлар Мәскәү аша әйләнеп кайта торган хуҗалыкларда ремонт эшләре авыррак бара. Ә болай, калган хуҗалыклар, запас часть кирәк дип кенә тормый, үзләренчә ремонтлый. Акча булса, барлык техниканы да да яңартырлар иде. Әмма ничек тә тергезергә тырышалар", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер һәм Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле дип язган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International