Петр Ненастин исемендәге сквер бөгелмәлеләр күзлегеннән 

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Халык әйтсә, хак әйтә. Аеруча сүз алар яшәгән урын хакында булса. Шуның өчен дә бөгелмәлеләрне иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыласы – Петр Ненастин исемендәге сквер турында сөйләшүгә чакырдылар. Проектны тәкъдир итүчеләр халык әйткән һәр сүзгә колак салдылар. Сквер макетының соңгы варианты барлык тәкъдимнәрне исәпкә алганнан соң ясалачак.

Сквер дип аталса да, Яшьләр сарае каршындагы киңлек - шәһәрнең иң ямьсез урыны. Җимерелгән фонтан, тимер бетоннан корылмалар, ватык эскәмияләр... Биредә ял итүне күз алдына да китереп булмый. Нәкъ шуның өчен  Бөгелмәнең бу почмагына халык “сукмагы” салынмаган. Яшьләр, әлбәттә, кереп чыккалый. Зыян эшләүдән ары, юнле-рәтле гамәлләре күренми. Якындагы йортларда яшәүчеләр Петр Ненастин исемендәге скверны төзекләндерү турында ишеткәч, җиңел сулап куялар. Проектны тәкъдир итүдә дә алар күпчелек иде.

Петр Ненастин исемендәге скверны Татарстан республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында төзекләндерәчәкләр. Проект авторы - Бөгелмә шәһәренең баш архитекторы Марсель Каюмов. 237 еллык тарихы булган шәһәргә яшь белгечләр инде заман “сулышын” өрде. Кызыл Армия урамындагы паркны, Бөгелмә сулыгын танымаслык үзгәрттеләр. “Үзгәреш җиле” хәзер шәһәрнең көнчыгышына юнәлде.

Скверны ерак илленче елларда корып җибәргәннәр.  Яшьләр сарае белән ул бер композицияне тәшкил итәргә тиеш булган. Тик объектларның һәркайсы үз “тормышы” белән яшәгән. Тарихи “дөреслек”не, еллар узгач, кайтарырга нияләделәр. Яшьләр сараенда инде төзекләндерү эшләре алып барыла. Чиратта -  Петр Ненастин исемендәге сквер. Бөгелмәлеләр фикерен тыңламыйча, әзер проектны гамәлгә ашыра алмыйлар.

Шәһәр архитекторы скверны зоналарга бүлгән. Биредә балалар мәйданчыгы, кинотеатр, паркинг, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен махсус урыннар каралган. Адым саен – арт-объектлар.  Шарлавык-фонтан. Аның астыннан да, өстеннән дә йөреп булачак. Төймә-яктырткычлар. Болары ясалма яктылыкны бераз басар өчен кирәк. Калганнары белән  http://bugulma.tatar.ru/  рәсми сайтыннан танышырга мөмкин.   

Петр Ненастин урамындагы 64нче йортта яшәүчеләрнең тәкъдимен йорт өлкәне җиткерде. Алар скверда эскәмияләр куюга каршы. Үзләренең төн йокылары өчен борчылалар. Утырыр урын булгач, яшьләр җыелачак, ди алар. Биредә яшәүчеләр тавыш, сугыш, көчле музыкага каршы һәр җәй “сугыша”.

Икенче санлы китапханә мөдире скверда китап сөючеләр өчен урын бирүне сорый.  Ата-аналар балаларның  яшь үзенчәлеген исәптә тотып, аттракционнар куюны үтенә. “Тимер атлары” булганнарга машина кую өчен зур урын кирәк. Җәяүлеләр дә сүз какты. Алар заманча – күтәртмәле җәяүлеләр юлы ясауны таләп итә. Ветераннар советының үз тәкъдиме – скверда “Почета билгесе” орденының макетын урнаштыру. Мондый мәртәбәле билгегә республиканың бары ике шәһәре: Бөгелмә һәм Казан лаек.

Фикерләр, тәкъдимнәр күп. Шуның өчен дискуссиядә катнашучылар төркемнәргә бүленеп эшләделәр. 20 минут дәвамында һәркайсы үз идеяләрен язды, сызды, буяды. Моның өчен сквер проектының кәгазьдә бысылган макетын тәкъдим иттеләр. Соңыннан һәр төркемнән бер вәкилгә йомгаклау өчен сүз бирделәр.

Халыкны ишеттеләр, әйткән сүзләргә колак салдылар, һәр тәкъдимне язып алдылар. Әйтелгәннәрне “иләк” аша үткәреп, җиде кат үлчәгәннән соң, Петр Ненастин исемендәге сквер проектының соңгы эшләнмәсен ясауга керешәчәкләр.  

bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International