2017 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр Россия Федерациясендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе узды. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмәнең хәрби комиссары Рафаэль Минетдинов сөйләде. Көзге чакырылыш вакытында 108 бөгелмәле хезмәткә озатылган.