Берләштерелгән сессия узды

2017 елның 16 декабре, шимбә

2017 елның 14 декабрендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булып узды. Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды.

1. Татарстан Республикасы “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең 2018 елга һәм 2019, 2020 еллардагы план чорына бюджеты турында.

2. Татарстан Республикасы  Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең 2018 елга һәм 2019, 2020 еллардагы план чорына бюджеты турында.

3. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2016 елның 15 декабрендә булып узган XI сессиясендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең 2017 елга бюджеты турында”гы 1 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.

4. Бөгелмә шәһәре Советының 2016 елның 15 декабрендә булып узган X сессиясендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге 2017 елга бюджеты турында”гы 1 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.

5. Татарстан Республикасы  Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең Уставын яңа басмада кабул итү турында.

6. Татарстан Республикасы  “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең Уставын яңа басмада кабул итү турында.

7. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында. (Җир участогында яки капиталь төзелеш объектында рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан тайпылуга шартлы рөхсәт бирү турында).

8. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында. (Территорияне планлаштыру һәм межалау проектларын карау буенча).

9. “Бөгелмә муниципаль районы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрендә, биналарда һәм дәүләт яки муниципаль органы карамагында булган башка күчемсез милеккә реклама конструкцияләрен куюга, эксплуатацияләүгә килешү төзүгә хокукны сатуны оештыру һәм сәүдәне үткәрү тәртибе”нә үзгәрешләр кертү турында.

Тикшерелгән сораулар буенча сессия тиешле карарлар кабул итте.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International