"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе барлыкка килүгә 16 ел уңаеннан, 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр депутатларның гражданнарны шәхси кабул итү атнасы үтте.
Гражданнарны шәхси кабул итү атнасы кысаларында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мәры, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлек секретаре Линар Закиров 7 бөгелмәлене кабул итте. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча кирәкле әмерләр бирелде.