4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. "Яшьләр Сарае" МУ коллективы шәһәр халкы өчен "Без бергә" акциясен оештырды.
Бөгелмәлеләр төсле пазллар җыйдылар. Һәр төс аерым әһәмияткә ия: "Мин горурланам, Татарстанда яшим", "Мин үземнең шәһәремне яратам ", "Без барыбыз да төрле, әмма чит түгелбез" һ. б. Акция Россиядә яшәүче күп милләтле халыкның бердәмлеген күрсәтте.