Бөгелмәгә Англиядән скаутлар килде

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

“Скаутлар кемнәр алар?” диярсез. Дөресрәге, үзем дә белми идем. 3 нче мәктәпкә Англиядән килгән кунаклар белән очрашуда бу сүзнең асылына төшендем.

Скаутлар табигатьтә яшәргә, походларга йөрергә яратучылар икән... Тарихы болайрак: моннан 100 еллар чамасы элек Британия армиясенең генерал-лейтенанты Роберт Баден-Пауэл скаутлар хәрәкәтен башлап җибәрә. Ир балаларны кыюлыкка, түземлеккә, катлаулы хәлләрдән чыгу юлын табарга өйрәтә торган хәрәкәт була ул. Ул Англиядә бүгенгәчә дәвам итә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта бу хәрәкәт белән егетләр генә түгел, ә хатын-кызлар да кызыксына.

Бөгелмәдә дә үзләрен “скаутлар” дип атаучылар бар икән. Бу команда 3 нче мәктәп базасында оешкан.

Англиядән килүче кунакларны алар тәҗрибә уртаклашу өчен чакырган булып чыкты. Инглизчә сөйләшүчеләр – урта яшьтәге хатын-кызлар. Алар укучыларга үзләренең тормышлары турында сөйләде. Россиядә бик еш булалар икән. Безнең илне иң матур ил дип тә атадылар. Бөгелмә скаутлары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.  Аралашу тәрҗемәче аша барса да, очрашу бик кызыклы булып чыкты.

Соңыннан Англия сакутлары Казанга юл алды.

bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International