Бөгелмә районында урып-җыю тәмамланды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бөгелмә районында бөртеклеләрне урып-җыю эше узган атнада тулысынча тәмамланды. 47 мең гектар җирдән алынган уңыш 127 мең тоннага (гектарыннан 27,1 центнер) җиткән. Бу былтыргы уңыш белән чагыштырганда, 40 мең тоннага артыграк. Уракта 80нән артык комбайн катнашкан. Бөртеклеләрне вакытында урып алу өчен күрше районнан да техника ярдәме сорап алынган. Авыл хуҗалыклары хәзер 2018 ел уңышы турында кайгырта. Бүгенге көндә кырга уҗым бодаен чәчәләр. Ул  7 300 гектар җирне билиячәк. Муса Җәлил исемендәге хуҗалык, “Агропродукт”, “Акбаш”, “Колос”, “Рассвет”, “Наратлы” җәмгыятьләре бу эшне инде тәмамлаган.

Бөгелмә басуларында бары көнбагыш кына җыелмыйча калган. Алар “Агропродукт” җәмгыяте җаваплылыгында.

http://www.bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International