ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Синоптиклар фаразлавынча, 15 февральдә Бөгелмәдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыш җиле 3-8 м/с.

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хәзер Россия Федераль салым хезмәтенең таныклык бирү үзәгенә шәхсән мөрәҗәгать итмичә, биометрия буенча квалификацияле электрон имза рәсмиләштерә ала. Хезмәт Россия Федераль салым хезмәте һәм биометрик технологияләр үзәге тарафыннан вице-премьер Дмитрий Григоренко кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм «Старт бизнеса онлайн» суперсервисын формалаштыруның беренче адымы була.

Бүген Бөгелмә районы халкы «Татарстан – казанышлар Республикасы» автобус марафонында катнашты. Шәһәр Техника йортында узган панель дискуссиядә аларга ил, республика һәм муниципаль район казанышлары турында сөйләделәр.

Бөгелмә "Татарстан чаңгы юлы - 2024" масштаблы кышкы спорт вакыйгасына кушылды. Чаңгы базасында 2000гә якын бөгелмәле җыелды. Алар - спортчылар, чаңгы ярышлары буенча Бөтенроссия һәм республика ярышларында катнашучылар, мәктәп укучылары һәм студентлар, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бу кыш тарихка бик карлы булуы белән кереп калачак. Февральнең беренче көннәрендә Бөгелмәдә айлык явым-төшем нормасы яуган. Бөгелмә районы территориясендә һава шартларының начарлануы сәбәпле, 7 февральдә «Буран» оператив планы гамәлгә кертелде.

Хезмәт дәресләре мәктәпләрдә 1 сентябрьдән укытылачак. Бу яңалык турында матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

Әлеге 300 артык компетенция буенча ярышлар республикада 12 февральдән март ахырына кадәр узачак. Ярышлар һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты кысаларында гамәлгә куела.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы Советының 2024 елның 07 февралендәге XXXI сессиясенең 1 номерлы карары белән «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында» карар кабул ителде.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров рәислегендә дүртенче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының XXXI сессиясе узды. Көн тәртибенә 4 сорау куелды һәм каралды.

Бөгелмә электр насос заводында хезмәт коллективы җыелышы узды, анда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Артем Калинин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International