ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бөгелмәдә "Эшлекле дүшәмбе" дә кадрлар үзгәрешләре яңгырады.


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Узган атнада Бөгелмә районында 324 ОРВИ очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге.

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Рамазан аенда ифтар үткәрүгә язылу игълан ителгән.

Икеләтә могҗиза - ике матур кыз Денис һәм Регина Беспаловлар гаиләсендә туды.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бөгелмәдә «Татнефть» хәйрия фондының «Мәктәп эскәмиясеннән эшче һөнәр»проектын гамәлгә ашыруы дәвам итә. «ЦПК-Татнефть» ДПО ЧОУНЫҢ җирле филиалында 9 нчы сыйныф укучылары белән практик дәресләр башланды: «Механик җыю эшләре слесаре», «Металл конструкцияләрен җыю буенча слесарь» һәм «Кул белән дугалы эретеп ябыштыручы, 2 квалификация дәрәҗәсе».


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бөгелмәлеләр социаль челтәрләрдә тротуарларны җыештыруның сыйфаты начар булу турында күп зарланалар. Узган 2 атна эчендә подрядчы оешма шәһәр предприятиеләре белән берлектә, урамнарны киңәйтү һәм кар чыгару буенча эш башкара.

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 февральдә Бөгелмәдә көтелә: үзгәрүчән болытлы һава. Явым-төшемсез.

Бөгелмәдә, «Август — Лениногорск» элеватор комплексы мәйданчыгында, быел май экстракцияләү заводы төзү планлаштырыла. Алдагы ике елда планлаштырылган инвестицияләр суммасы 5,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев эшлекле дүшәмбедә Бөгелмә районында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге планнар белән уртаклашты.

Мөбарәк Рамазан ае алдыннан, Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә "Рамазанны каршылыйбыз"дигән дәресләр циклы узачак.

«Кошларны ашатыгыз! " акциясе кысаларында, XII җимлек интернет конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россия кошларны саклау берлеге оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International