Бөгелмә балалары урман патшалыгына сәяхәт кылды

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында, “Үзәкләштерелгән район клублар системасы”ның Яңа Сумароково авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен урманга сәяхәт оештырды.

      Аның өчен авыл җирлегенә кергән урман сайланган. Бу чараның төп максаты – үсеп килүче буын вәкилләрендә экология мәдәниятен тәрбияләү. Урман буйлап экскурсия вакытында балалар үзләре өчен биредә яшәүче җәнлекләр, үсемлекләр турында күп яңа мәгълүмат алды. Урманда тавышланырга, кош ояларын тар-мар итәргә, агачларны сындырырга ярамый дигән гади, ләкин бик мөһим кагыйдәләрне яңадан исләренә төшерде. Экскурсия барышында балалар табигать турында мәгълүмат туплап кына калмады, ә төрле кызыклы уеннарда да катнашты. Бу сәяхәт аларда әйләнә-тирә мохитне сакларга кирәк дигән хис-тойгы уятты.

Т. КОНОВА,

Яңа Сумароково авыл мәдәният йорты җитәкчесе.

 

http://www.bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International