Бөгелмә районы авыллары буйлап сәяхәт

2017 елның 14 июле, җомга

Узган җомгада Бөгелмәгә беренче агротуристлар аяк басты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Казан журналистлары безнең район авыл хуҗалыклары эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Аларга маршрут өчен “иң-иң”нәрне сайлап алганнар.

Идел буенда Татарстан, беренчеләрдән булып, агротуристлык белән шөгыльләнә башлаган. Бөгелмәдә бу юнәлешкә старт бирделәр. Мондый төр экскурсия кешеләргә авыл җирендә яшәү һәм эшләүнең үзенә күрә бер “тәм”гә ия булуын җиткерү өчен оештырыла.

Маршрутның беренче ноктасы Кодаш авыл җирлеге булды. Монда кунакларны “Муса Җәлил исемендәге” хуҗалыкта барган эшләр белән таныштырдылар. Фермадан ерак түгел туристлар өчен йорт төзелеп килә. Якын киләчәктә Бөгелмә районы белән танышырга килгән кешеләр биредә туктый алачак.

Чираттагы тукталыш Юнис Кәлимуллин һәм Зилә Гыйниятуллина гаиләсендә иде. Алар Кызыл Чишмә авылында ферма ачып җибәргән. Юнис Кәлимуллин – гаилә башлыгы, үз көче белән сулык булдырган. Ул
урын инде күпләрнең яраткан урынына әверелгән. Табигать кочагында ял итәргә яратучыларга балык тоту, көймәдә йөзү, атка атланып йөрү кебек күңел ачу чаралары тәкъдим ителә.

Безнең табигать шартларында виноград үстерү җиңелләрдән түгел, ләкин шуңа карамастан, Карабаш фермеры Александр Зудин үз бакчасында виноградның 150дән артык төрен үстерә. Агротуристлар өчен маршрут төзегән
вакытта, әлбәттә, аны урап уза алмаганнар.

Киләсе тукталыш Иске Исаково авыл җирлегендә эшләп килүче умартачы Константин Петряков хуҗалыгы булды. Биредә туристларга бал татып карау, “Иван-чай” әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар. Шушы ук авылда тагын бер үзенчәлекле фермерлар бар. Алар – бертуган абыйлы-сеңелле Мөгыйновлар. Биредә форель балыгы үрчетәләр (икенче төрле ала балык дип тә йөртәләр). Килгән кунакларга аны да авыз иттерделәр.

Туристлар маршрутына “1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты” да кертелгән. Биредә эшләү механизмы белән танышкач, кунаклар шәһәр мэры Линар Закиров белән очрашты.

Агротуристлык маршрутына кергән хуҗалыклар белән тулырак газетабызның алдагы саннарында таныштырырбыз.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International