Бөгелмәлеләргә ачык һавада кино күрсәтәчәкләр

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Халыкара наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә һәм шулай ук, Россиядә Яшьләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Бөгелмә муниципаль районының “Үзәк район клублар системасы”ның күчмә мәдәни үзәге Бөгелмә халкын һәм шәһәр кунакларын ачык һавада кино карау өчен Үзәк сулыкка (Лекторий) чакыра. Тамашачылар игътибарына “Чемпионы: Быстрее. Выше. Сильнее” нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Башлана 20.30 сәгатьтә. Әлеге фильм 6+ яшь категориясенә каралган. Керү ирекле.

(Һава торышы начарайган очракта, сеанс кичектереләчәк)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International