Бер гасырлык гомер юлы

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бөгелмәле, тыл хезмәтчәне Аграфина Неклюдова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туганнары һәм якыннары аны олы яшькә җиткәне өчен генә түгел, ә тормышта күрсәткән батырлыклары һәм зирәклеге өчен дә хөрмәт итәләр. Гомер бәйрәме көнне аның төп кунаклары – Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, туганнары, якыннары иде. Хөрмәт иясе һәммәсен дә яхшы кәеф белән каршы алды.

Бу көнне бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче адресына бик күп дулкынландыргыч һәм изге сүзләр яңгырады, сәламәтлек, тынычлык иминлекләр теләнде. Моңардан тыш, Линар Закиров Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

– Сәламәтлегегез нык булсын, тормышны ярату һәм оптимизм сезне ташламасын, якын кешеләрегез һәрвакытта да үзләренең игътибары һәм кайгыртулары белән шатландырып торсын. Туачак һәрбер таңыгыз бәхет һәм уңай хисләр алып килсен, – дип теләде җитәкче.

Соңрак Аграфина Григорьевна үзенең тормыш юлы турында сөйләде.

– Әлмәт районының Апакова авылында туып үстем. Ир-атлар фронтка китте, авылда хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар гына калдык, – дип искә төшерә әби. – Сугыш еллары дәвамында эшләдек. Көндез дә тир түктек, төнлә дә.

Сугыш башланган елда Аграфина Неклюдова колхоз кырында, фермада хезмәт итә, соңрак, Акташ районы авыл советында сәркатип була. Сугыш тәмамлангач, җирле типографиядә эшли. Лаеклы ялга ул Бөгелмәнең кан күчереп салу станциясеннән чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International