Линар Закиров алма бакчасы утыртуда катнашты

2017 елның 27 мае, шимбә

Агач утырту бик изге гамәл. Бөгелмә бала тудыру йортында “Тормыш аллеясе” шәһәр акциясе үтте. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм аның хатыны да катнашты.

 “Билгеле булганча, һәрбер кеше йорт төзергә, малай үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Әлеге сүзләрдә бик тирән мәгънә бар. Без ел саен 40 мең квадрат метрдан артык торак төзибез. Туучылар саны да елдан-ел арта. Бүгенге көндә – Экология елында, яңа агачлар утырту буенча рекорд куярга кирәк – дип билгеләп үтте мэр. – Әлеге алма бакчасы сезнең тормыш белән бергә чәчәк атсын”, – дип теләде Линар Закиров.

Балалары яңа бала тудыру йортында дөньяга килгән 20 пар, үзләренең балалары хөрмәтенә, агач утырттылар. Агач сыйфатында алмагачны сайладылар. Һәрбер үсентегә бала исеме язылган тамга элделәр. Бөгелмә бала тудыру йортының баш табибы Рәмилә Кадермаева барлык парларга да истәлек медальләре тапшырды.  

Хәзер алмагач аллеясы Бөгелмә бала тудыру йорты территориясен бизәп торачак.

2017 елда Бөгелмә бала тудыру йорты үзенең 3 яшен билгеләп үтте. Әлеге вакыт эчендә биредә 4701 бала туган, шул исәптән 1156сы күрше шәһәрләрдән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International