Россия Эчке эшләр министрлыгы ТР идарәсе Бөгелмә бүлегендә яңа җитәкче

2017 елның 28 апреле, җомга

2017 елның 28 апрелендә ТР Эчке эшләр министрлыгы Баш Тикшерү идарәсе начальнигы, эчке эшләр министры урынбасары В.Изаак Россия Эчке эшләр министрлыгы ТР идарәсе Бөгелмә бүлеге шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул – полиция полковнигы Айрат Илшат улы Баһауов.

Айрат Баһауов 1972 елның 25 октябрендә Сарман районының Каташ-Каран авылында туып-үсә. Өйләнгән. Ике улы бар.

Ике югары белемгә ия: педагогик һәм юридик.

Айрат Илшат улы 1, 2, 3 нче дәрәҗә “За отличие в службе” һәм “За доблесть в службе” медальләре белән бүләкләнгән.

Баһауов бай оператив эш тәҗрибәсенә ия.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенә эшкә билгеләнгәнче, 2014 елдан алып, Мамадыш районы эчке эшләр бүлегенә җитәкчелек иткән, аңа кадәр ТР Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе начальнигы урынбасары вазифасын башкарган.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International