Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көнендә Бөгелмәнең яшь гвардиячеләре Бөгелмә муниципаль районының Спас авыл җирлегенә экскурсия үткәрделәр.
Экскурсия җирле китапханәдән башланды, соңрак алар авыл музеенда, Вознесения Господня чиркәвендә булдылар.
Иң азактан яшь гвардиячеләр тарихи объект территориясен кардан чистарту буенча өмә оештырды.