Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләкләренә 39 нчы ачык чаңгы марафоны узачак

2017 елның 24 марты, җомга

25 март көнне Чаңгы базасы территориясендә республикабызның иң зур ярышларының берсе – Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләкләренә 39 нчы ачык чаңгы марафоны узачак.

Татарстан районнарының һәм күрше төбәкнең 11дән 70 яшькә кадәрге иң көчле спортчылары көч сынашырга җыелачак. Марафонга старт сәгать 10 да биреләчәк.

Чаңгы спорт төренә битараф булмаган бөгелмәлеләрне, спортчыларны марафонда катнашырга чакыралар. Карарга килүчеләр дә үкенмәячәк, чөнки биредә чаңгы спортының иң көчле мастерларының беренче урын өчен көрәшүен күрергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International