2014 елда «Халык контроле»нә Экстремизм, динара һәм милләтара низаглар дип аталган яңа бүлек тә өстәлгән. Башкаларыннан аермалы буларак, әлеге бүлектәге мөрәҗәгатьләрне Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән башка беркем карый алмаячак.