Бөгелмәнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре республика конференциясендә катнашты

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәренең территориаль җәмәгатьчелек үзидарә (ТОС) җитәкчеләре Әлмәттә үткән республика конференциясендә катнашты. Бөгелмә делегациясен шәһәр мэры урынбасары И.Белова җитәкләде. Мондый очрашу Әлмәттә юктан гына оештырылмаган, республикада беренче булып нәкъ биредә тәүге ТОСлар оеша. Бүген Әлмәттә инде 36 территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе эшли. Һәр ТОСның үз паспорты һәм бюджеты бар. Матди ярдәм күрсәтү өчен, аларга шәһәрнең эре оешмалары беркетелгән. Республика конференциясендә 2015 елның иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре билгеләнде. Җиңүчеләр арасында Бөгелмәнең 3ТОС. Алар 756 мең сум күләмендә грант алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International