Линар Закиров төзелеш объектларын карады

2016 елның 22 апреле, җомга

Өстән яңгыр коеп тора, тик төзүчеләр эшне туктатмый. Алар өчен һәр сәгать кадерле. Шәһәр өчен гадәти булмаган төзелеш объектын 1 июньгә кадәр тәмамларга кирәк. Музыкаль-төсле фонтанны былтыр 9 Май бәйрәменә тапшырырга җыенганнар, әмма финанс кыенлыклар планнарны үзгәртә.

Музыкаль-төсле фонтанны төзү эшен “Жилсервис” җәмгыяте дәвам итә. Бу эшкә алар агымдагы елның февраль аенда ныклап алынганнар. Бөгелмә төзүчеләре мондый объектны беренче тапкыр төзи, шуңа күрә үзләренә ярдәмгә Челәбе өлкәсеннән белгечләрне чакыртканнар. Шәһәр мырын фонтанда нинди төсләр һәм музыка булуы кызыксындарды.  Боларның барысы да компьютер программасына кертеләчәк икән. 

Шәһәрнең Үзәк мәйданын реконструкцияләүгә 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Күпфатирлы йортларда төзекләндерү эшләрен алып бару өчен  шулай ук  акча җитәрлек. Бу эшне быел бары ышанычлы подряд оешмаларына тапшырганнар. Республика программасы буенча 2016 елда

Бөгелмә шәһәре һәм районында 70 торакка яңа сулыш өрәчәкләр. “Авыл клублары” республика программасы кысаларында быел Прогресс торак пунктында мәдәният йортын төзекләндерәләр. Бу эшне шулай ук “Жилсервис” җәмгыятенә йөкләгәннәр.

Төзекләндерелгән клубта шөгелләнеп, сәләтле балаларның киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бар. Соколка авылының төп һәм коррекцион мәктәбендә укучы балалар да  тиздән матур, төзекләндерелгән белем йортында укыячак. Биредә бар куәткә ремонт эшләре алып барыла.  

Бүлеп бирелгән 19  миллион сум акча ике мәктәптә дә инженер коммуникацияләрне алыштыруга, түбәне яңартырга, ишекләрне алыштырырга һәм фасадны матурлауга  җитә.

Ә менә спорт залын төзекләндерүгә бәйле сораулар әлегә җавапсыз кала. “Мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау” республика программасында бу эш төрләре каралмаган. Шәһәр җитәкчелеге әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзләячәк.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International