Шәһәр чүпкә тулган

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Кар эреп бетүгә, бөтен чүп өскә калкып чыкты. Шунлыктан шәһәрнең эче дә,  тирә-юне дә шапшак, пычрак булып күренә. Аңа ямь кертү өчен өмәләргә чыгар вакыт җитте, җәмәгать. Бергәләп эшкә керешсәк кенә яши торган җиребезне чистарта алачакбыз. Югыйсә, эшләр харап... иң пычрак шәһәр исеменә Бөгелмә лаек булачак!

Бу, чыннан да, шулай, бөтен шәһәр чүп-чарга тулган. Моңа без Бөгелмә муниципаль районының административ-техник инспекциясе белән рейдка чыккач инандык. Әлеге комиссияне бөгелмәләр соңгы вакытта мөрәҗәгатьләре белән “күмгән”. Кемнедер урамда өелеп яткан кар өемнәре, тротуардагы, юллардагы сазлыклар борчый, кемгәдер ишегалларын рәткә китерер өчен булышлык кирәк икән.

Валентина Протасова -- административ-техник инспекциягә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе. 40 ел педагогик стажы булган пенсионер бүгенге көндә инвалид улы белән генә яши. Кар чистартканда трактор аның капка төбенә кар өеп киткән булган. Бу турыда әби Бөгелмә муниципаль районы башлыгының кабул итү бүлмәсенә барып, зарын белдергән. Һәм менә ике атна үткәч, аның ишеген ярдәмгә килгән яшьләр шакыды. Алар -- Бөгелмә төзелеш-техник техникумы студентлары. Капка төбендәге кар инде эреп бетәргә дә өлгергән, шуңа карамастан, студентларга эш табылды. Алар Валентина Протасованың ишегалдындагы карны ыргытырга кереште, бакча эшләрендә булышты.

Гомумән, яз җитү белән, каралты-куралар ны чистарту, өй яннарын җыештыруга һәр шәхси йортта яшәүчеләр чыгарга тиеш. Һәм алар гына да түгел. Шәһәр оешмалары да үз территорияләрен рәткә кертергә, чистартырга керешсеннәр иде. Бу -- законда каралган эш. Республикада 1 апрельдән санитар чисталык икеайлыгы старт алды. Шушы карарны күздә тотып, Бөгелмә муниципаль районының административ-техник инспекциясе меңнән артык оешмага чисталык икеайлыгында катнашырга юлламалар җибәргән. Бүгенге көндә әлеге эшне тормышка ашыру процессына санаулы гына предприятие кушылган. Мәсәлән, 2 нче лицей артында -- чүп оясы. Монда халык санкцияләнмәгән чүплек ясаган. Әлеге территорияне чистарту эше ПТС, Горгаз, 2 нче лицейга йөкләнгән.

Менә шундый урыннарны карап чыккач, административ-техник  инспекция регламент төзи. Ике ай дәвамында әлеге территорияләр (ә алар безнең районда шактый!) тәртипкә китерелмәсә, җаваплы оешмаларга штраф салына. Шәхси эшмәкәрләр өчен ул 15 — 30 мең сум булса, юридик затлар өчен 200 — 500 мең сумннан артык.

Өмәгә барыгыз да кушылыгыз! Бөгелмәләр шуны да истә тотсын иде, чисталык җыештырган урында түгел, ә пычратмаган урында була. Бөгелмә -- безнең туган йортыбыз! Ә аны бездән башка, читтән килеп, беркем дә җыештырмаячак бит.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

http://www.bugulma-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International