Ишеттегезме? Авылга артистлар килгән

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
А.Баталов исемендәге рус драма театры артистларының уйнау осталыгын авыл халкы да бәяли алды. Аларга мондый мөмкинлек ТР мәдәният министрлыгы кабул иткән махсус программа кысаларында бирелде.  Бер ай дәвамында Бөгелмә артистлары авыл клубларында спектакль куйдылар. “Безне шатланып каршы алырлар дип һич уйламаган идек. Авыл клубларын хәзер танырлык түгел. Өр-яңа мәдәният бинасы сәхнәсендә уйнау бик рәхәт”, - дип әйтәләр артистлар.  Авыл халкына А.Баталов исемендәге рус драма театры артистлары “Шутки в глухомани” спектаклен күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International