Иң яхшы комбайнчылар “Бөгелмә азык-төлек корпорациясе”ндә хезмәт итә.

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә бүлеге вәкилләре 2005 елда салынган матур традицияне дәвам иттерә. Алар ел да хезмәт алдынгыларын тәбрикли. Быел әлеге күркәм эшне “Бөгелмә азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгында башлап җибәрделәр. Биредә алдынгы механизаторларны һәм терлекчеләрне котладылар.

Иң беренче итеп, вымпелны Асия Әхмәтҗановага тапшырдылар. Ул 21 – 22 июль көннәрендә Татарстанның Питрәч муниципаль районы “Ак Барс-Питрәч” җәмгыяте базасында машина ярдәмендә сыер саву осталары республика конкурсында катнашкан һәм барлык районнардан җыелган сыер савучылар арасында 5 нче урынга лаек булган. Бүгенге көндә ул – 50гә якын мөгезле эре терлекне (шуларның 34е – савым сыерлары) карап торучы терлекче. “Көненә 500 литр сөт савып алам. Малларны карый белсәң, вакытында ашатып торсаң, сөтне мулдан бирә инде алар”, – дип сөйли Асия Әхмәтҗанова. Аның эш нәтиҗәсенә килгәндә, Асия Әхмәтҗанова бер сыердан уртача 2 758 килограмм сөт савып ала икән. 

Механизаторлар арасында да алдынгылар бар. Вымпелга Валерий Яковлев (300 тонна бөртекле культура суктырган) белән Рифкать Галишин (330 тонна бөртекле культура суктырган) лаек булдылар. Алар сүзенә караганда, быел ашлыкның күләме аз. Игенчеләр уңайлы һава шартлары торган һәр көннең кадерен белеп эшли. “Көненә комбайнда 7 – 8 бункерны тутырабыз. Булган уңышны амбарга салып куярга ашыгабыз. Көннәр яхшы торса, 20 августта уракны тәмамларбыз дип торабыз. Барысын да Аллага тапшырдык инде”, – ди Валерий Яковлев.

“Бөгелмә азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгында быел чәчүлек мәйдан 6,5 мең гектарны били, шуларның 1 200 мең гектар җирендә уҗым һәм 1 850 мең гектарында сабан бодае чәчелгән. “Басуда 6 комбайн  эшли. Тырыш хезмәткәрләр булганда, эшләр  алга бара инде ул. 

Мактанырга хакыбыз бар, механизаторларыбыз көчле, тәҗрибәләре дә зур. Яңгыр гына яумасын дип телибез инде. Җыелган бодайны ындыр табагына ташыйбыз, анда киптерәбез, сортларга аерабыз, чәчүлек материалы әзерлибез. Быел арыш яхшы күренә, әлегә гектарыннан 20шәр центнер алабыз”, – ди хуҗалык җитәкчесе Марат Сабиров.

Бүгенге көндә хуҗалыкта уңыш җыю эше салам һәм печән, туфракны чәчүгә әзерләү белән бергә параллель рәвештә алып барыла. Биредә киләчәк уңыш турында да кайгырта башлаганнар, 10 август көнне 300 гектар җиргә ниятләнгән уҗым бодаен чәчүгә керешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International