Хакимият бинасында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2015 елның 7 августы, җомга

7 август көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте.

Комиссия вәкилләре, чакырылган җәмәгать белән берлектә, көн кадагына куелган дүрт сорауны тикшерде. Муниципаль берәмлекләрдәге норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздырылуы турында җаваплы белгеч Эльвира Насретдинова сөйләде. 2015 елның беренче яртыеллыгында 307 норматив-хокукый актка шундый экспертиза үткәрелгән. Бары тик бер очракта гына прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан тиешле тәкъдим кертелгән, анысында тиешле документка экспертиза үткәрелгән булмаган. Хокукый-норматив актларга экспертиза эше авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләрендә дә уздырыла, әлеге эшнең тулысынча җайга салынганын әйтте чыгыш ясаучы.

Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Нияз Мисбахов беренче яртыеллыкта шәһәр һәм районда коррупция белән бәйле җинаятьләр турында бәян итте. Хокук бозуларның, нигездә, юридик актларда булып торган үзгәрешләр белән бәйле икәнлеген җиткерде ул. Үзгәрешләрне тиешле вакытта өйрәнмәү аркасында, 170 шундый хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның күпчелек өлеше бюджет учреждениеләре эшчәнлеге белән бәйләнгән. 

Прокурор урынбасары шулай ук ярты ел эчендә кылынган җинаятьләр, җинаять кылучыларга карата күрелгән чаралар турында да сөйләде. Аларга, нигездә, шартлы җәза сроклары бирелгән һәм штрафлар салынган.

Яңа Александровка муниципаль берәмлеге башлыгы Әлфия Вәлиева авыл җирлекләрендә коррупциягә каршы алып барылган эш белән таныштырды. Норматив-хокукый актларда җитешсезлекләр булган очракта, прокуратура хезмәткәрләренең кисәтү ясаулары турында әйтте. Быелның беренче яртысында шун-дый 10 очрак булган, җибәрелгән хаталар төзәтелгән. Яңа хокук бозуларны булдырмау өчен эзлекле эш алып барылуын да әйтте чыгыш ясаучы.

Комиссия эшендәге соңгы сорау Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты сәламәтлек саклау идарәсе эшчәнлеге белән бәйле иде. Аның белән идарәнең баш табибы Владимир Гуров таныштырды. Шәһәр һәм район сәламәтлек саклау идарәсендә коррупциягә каршы эш алып барыла. Соңгы вакытта хокук бозу очраклары булмау – моның ачык мисалы. 

Утырыш шуның белән ахырына якынлашты. Комиссия вәкилләренә һәм чакырылган җәмәгатькә булган теләк-тәкъдимнәрен 14 августка кадәр җиткерә алу мөмкинлеге булуы әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International