Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең махсус бите эшли башлады. Әлегә ул ясалу стадиясендә, шулай да сайтка керүчеләр өчен мәгълүмат инде ачык. Биредә шәһәр һәм районның авыл хуҗалыгы алдынгылары, оператив саннар һәм лизинг-грант турында белешергә була. Шулай ук “Яңалыклар” рубрикасы да эшли. Барлык актуаль хәбәрләр рәсми порталның яңалыклар тасмасында да урын алачак.