Бөгелмә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүгенге көндә 7,5 мең гектар җирдә ашлык суктырылган, бу уңыш җыясы барлык мәйданның 18 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш гектардан 17,6 центнер тәшкил итә.