2015 ел уңышы ашлыгына тәкъдим ителә торган бәяләр

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Төбәк азык-төлек фонды операторлары - «Татагролизинг» ААҖ һәм «РАЦИН» ДУП операторлары каршындагы бурычларны түләгәндә исәп-хисаплар ясау өчен, шулай ук республика икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар хезмәтләренә түләү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 ел уңышы ашлыгына түбәндәге бәяләрне тәкъдим итә.

Бәяләр бер тонна культурага НДС белән бергә күрсәтелә. З  класслы бодай - 10000 сум, 4  класслы бодай – 9500 сум, терлек азыгы бодае – 8500 сум, 1 класслы арыш – 5500 сум, 2 класслы арыш – 5200 сум, 3 класслы арыш - 4800 сум, терлек азыгы арышы– 4300 сум, терлек азыгына арпа – 8000 сум, борчак – 8000 сум, солы – 5700 сум, карабодай һәм рапс – бәя килешү буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International