Шуңа да карамастан, һава торышы шактый җылы булачак
Бүген, 30 июль көнне төнлә һәм көндез, республика буенча яшен һәм көньяк-көнбатыштан җилнең секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Төбәктә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр. 31нче июльгә каршы төндә синоптиклар урыны белән яңгыр һәм яшен фаразлый. 14-19 градус җылы булачак, дип яза “Татар-информ”.