Бөгелмәдә рус дәүләтендә христиан динен кабул итү бәйрәмен билгеләп үттеләр

29 июль 2015 ел., чәршәмбе

Россиядә әлеге бәйрәм чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде – 2010 елда. Ләкин христиан дине вәкилләре аны гасырлар дәвамында билгеләп үткән.

Әлеге бәйрәм белән татарстанлыларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов котлады:

988 елда Киевта булган әлеге олуг вакыйга көнчыгыш славян кабиләләрен православиенең рухи көче белән берләштереп, дәүләтебезнең киләчәк язмышын билгеләде.

Гасырлар дәвамында Византия, Алтын Урда һәм Европаның гаять кыйммәтле мирасын, христиан, мөселман һәм башка дөнья цивилизацияләре казанышларын кабул итеп, Россия бик күп милләтләр, төрле дин тотучылар вәкилләре өчен уртак Ватанга әйләнде.

Хәзерге көндә безгә традицион рухи-дини хәзинәләргә таянып, позитив милләтара һәм динара хезмәттәшлекне үстерә килеп, җәмгыятьтә тынычлыкны, татулыкны ныгытуга һәрьяклап ярдәм итү, чит деструктив йогынтыларга бергәләп каршы тору аеруча мөһим.

Рус дәүләтендә христиан динен керткән, апостолларга тиңләштерелгән бөек князь изге Владимирны олылап искә алуга багышланган тантаналы вакыйгалар быел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы нигезендә ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да уздырыла. Бу исә билгеләп үтелә торган әлеге истәлекле көннең әһәмиятен тагын да арттыра.

Күпмилләтле Россия тарихы – туганлык һәм иман ныклыгыннан көч алып яшәгән халыкның беркайчан да берни дә рухын сындыра алмаячагына ачык дәлил.

Россия гражданы булу хисен гомер-гомергә югары рухи-әхлакый идеалларга йөз тоту, Ватанга ихлас мәхәббәт сугара.

Сезне чын йөрәктән Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан тәбрик итәм. Барыгызга да бәхет, игелек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования