Татарстанда «Комбайн-2015» операциясе старт ала

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Республика территориясендә 2015 елның 27 июленнән 14 августына кадәр «Комбайн-2015» операциясе үткәреләчәк.

Операциянең максаты: комбайннарны имин эксплуатацияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү. Теркәлү документларының булуына, машиналарның һәм агрегатларның завод номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, техник тикшерүне узаганлыкка документның булуына, тиешле категориядәге үзйөрешле машиналарны йөртү хокукына документлар, ОСАГО полислары һәм кикле башка документларның булуына аерым игътибар биреләчәк.

Проблемалар килеп чыкмасын өчен комбайн хуҗаларының үзләре янында түбәндәге документлар булырга тиеш: тракторчы-машинист таныклыгы, машинаны теркәү турында һәм техник тикшерүне узу турында таныклык, шулай ук авария тукталышы тамгасы, дарулар җыелмасы, янгын сүндергеч, кирәге чыкса, техниканы туктатып калу терәге. Югарыда күрсәтелгән параметрлар буенча нинди дә булса хокук бозулар булган очракта, транспорт чаралары хуҗаларына карата административ җәзалар кулланылачак.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегендә 3256 ашлык суктыргыч комбайн, 790азык җыйгыч һәм 67 башка төр комбайн теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International