Хөрмәтле бөгелмәләр!
Әгәр сезгә эш хакын “конвертта” түлиләр, эшкә урнашканда хезмәт кенәгәсенә тамга куймыйлар, хезмәт килешүе төземиләр икән, сез, өегездән дә чыкмыйча, бушлай белгеч консультациясе ала аласыз. Хезмәт турындагы законнар буенча сорауларыгызны 4-17-60 яки 6-94-00 телефонына шылтыратып бирә аласыз.