Субсидияләр шәхси хуҗалык алып баручыларга гаилә фермалары төзергә ярдәм итә

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Бер буаз тана сатып алу чыгымнарын каплауга субсидия бер башка 15000 сум исәбеннән исәпләнә һәм бер хуҗалыкка 5 танага кадәр бирелә. Субсидия күләме сатып алынган терлекнең ярты суммасыннан артмаска тиеш. 2016 елдан мондый ярдәм системалы рәвештә күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда сыер һәм кәҗә асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләт бюджеты акчалары исәбеннән бер мәртәбә матди ярдәм алачаклар.

ТР Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2015 елда матди ярдәм бер сыерга - 3000 сум, бер кәҗәгә 1000 сум исәбеннән чыгып күрсәтеләчәк дип хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International