Яшь фермерларга ярдәм итү программасы буенча өстәмә конкурста катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

 «2015-2017 елларга яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча өстәмә конкурста катнашуга дәгъвалаучылардан гаризалар кабул итү тәмамланды. Яшь (эш башлаучы) фермерларга грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча ведомствара конкурс комиссиясе каршындагы Эксперт советы конкурста катнашучыларның гаризалары белән конвертларны ачты. Конкурста катнашуга 80 кеше дәгъва кыла, ягъни 1урынга 2 кеше.

Хәзер Эксперт советы катнашучылар документларының күрсәтелгән программа таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.

Иң күп гаризалар Сарман (7 гариза), Нурлат (6 гариза), Азнакай (5 гариза) муниципаль районнары фермерларыннан керде, дип яза ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International