Бөгелмәдә табигатьне яратырга һәм сакларга дәшәләр

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

“Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм “Поддержка” клубы әгъзалары үзәк каршында җәйге очрашу үткәрде.

Аның максаты – табигатьнең эстетик, танып белү, сәламәтләндерү әһәмиятен ачып бирү, балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру. Очрашуда катнашучылар урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышты, төрле күңелле уеннар уйнады һәм табигать турында сорауларга җавап бирде. Ә очрашу соңында күмәкләшеп бадминтон һәм скечбол ярышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International