Бөгелмә объектларын табигать ядкәрләренә кертәләр

2015 елның 3 июле, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Бөгелмә районы территориясендәге табигый объектларны төбәк әһәмиятендәге табигый ядкәрләр дип игълан итүнең экологик яктан нигезле булуына карата материаллар әзерләде.

Махсус саклана торган хокукый статусны Шайтанка һәм Липовка елгалары тугайларындагы урман фонды җирләрендә, шулай ук Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы, Петровка авыл җирлегендә урнашкан табигый кишәрлекләргә бирү планлаштырыла.

Шайтанка, Димескәй, Липовка елгаларында сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган, РФ һәм ТР Кызыл китапларына кертелгән балыклар: елга керкәсе, Европа пәрдәсе, гади тупалакбаш, гади (елга) ләрге һәм мыеклы сагалак яши. Моннан тыш, аерып алынган территорияләрдә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән кош, бөҗәк һәм үсемлек төрләре тереклек итә.

Кыйммәтле табигый урман-дала комплексларын, үсемлек һәм хәйваннар дөньясы объектларын, аларның генетик фондын саклау максатларында табигый ядкәрләрнең чикләрендә хуҗалык эшчәнлегенең табигый объектларга тискәре йогынты ясарга мөмкин булган, шулай ук аларны югалту куркынычына китерә алырдай кайбер төрләрен башкару буенча чикләмәләр һәм тыюлар билгеләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Бөгелмә муниципаль районы табигый объектларын төбәк әһәмиятендәге табигый ядкәрләр буларак игълан итү турында” карар проектының материаллары белән кызыксынган затлар һәм оешмалар Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Х. Ямашев проспекты, 37А, 404 номерлы кабинет, 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (көн саен, ял көннәреннән гайре), Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегенең “Норматив-хокукый актларга һәм норматив-хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза” бүлекчәсендә, яисә Бөгелмә муниципаль районының Спас (тел.(85594) 5-90-06) һәм Петровка  (тел.(85594) 5-76-42) авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларында таныша ала.

Җәмәгать тыңлаулары – гражданнар җыены яки сораштыру – әлеге игълан басылганнан көннән 30 көн узгач, 2015 елның 14 августында, 10.00 сәгатьтә, Бөгелмә муниципаль районы, Спас авылы, Спас урамы, 16 йорт адресы буенча һәм 2015 елның 14 августында 14.00 сәгатьтә Бөгелмә муниципаль районы, Петровка авылы, Үзәк урамы буенча 8 йорт адресларында үткәреләчәк, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International