Бөгелмә районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

2015 елның 3 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республиканың кайбер районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Куркыныч табигать шартлары (атмосферадагы, туфрактагы корылык) аркасында барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмый калу максатында “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге Федераль закон, “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә:

Татарстан Республикасының Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан,Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәләре һәм территориаль бүлекчәләре өчен 2015 елның 1 июленнән төбәк һәм муниципальара игътибарлылык дәрәҗәсе билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International