2015 ел Бөгелмәдә Яшьләр елы дип игълан ителәчәк

2014 елның 7 ноябре, җомга

Бу турыда, бүген, йомгаклау киңәшмәсендә шәһәр мэры Линар Закиров хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, шәһәрдә яшьләр ялына, спорт үсешенә тиешле игътибар бирелми. Дөресрәге, яшьләр өчен шартлар тудырылмаган. Мисал өчен бу ишегалды спортына да кагыла. Шәһәрдә эшләп килүче бер генә хоккей коробкасы да калмаган - шәһәр мэры сүзләре буенча, аларның һәрберсен төзекләндерергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International