ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

2017 елда Бөгелмә ветераннар советы 35 еллыгын билгеләп үткән иде. Менә аларның үткән юбилей елына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Хакимият бинасында ветераннар советы активы очрашуы узды. Анда шулай ук район башлыгы Линар Закиров һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та катнашты.

 

Үлүчеләр саны, туучыларга караганда, 367 кешегә күбрәк. Узган ел статистикасы борчуга сала. Олылар  түгел, фани дөньядан, нигездә, яшьләр китеп бар. Сәбәпләрен Бөгелмәнең медицина советында ачып бирделәр. Эшкә сәләтле булган кешеләр арасында йөрәк – кан тамырлары авыруларыннан, миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләр күп. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу хәлне уңай якка үзгәртү өстендә эшләргә кушты

Спорт яңалыклары: кикбоксинг, авыр атлетика һәм картинг буенча ярышлар

Әлеге көнгә багышлап, Татарстан Республикасында беренче тапкыр киң масштаблы акция оештырылды.

1 мартта  10. 00 сәгатьтә республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә  (Әлмәт шәһәре,  Әминов урамы, 9а йорт, 2 нче кат, каб.№1)  табигатье саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәләр. Алдан язылу өчен тетефон: 8(8553) 33-03-26.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International