3 нче мәктәп укучысы Дамир Шәймәрданов Беренче каналда баручы “Умники и умницы” тапшыруында катнашып, ярымфиналга чыкты.
Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, уку китаплары һәм матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында үткәрелә.
Күчмә күргәзмә республиканың һәр шәһәрендә урын алачак. Бөгелмәдә ул өч көн эшләде.
Россия дәрәҗәсендәге шәхесләр безнең төбәктә бик еш булып тормый, ә менә узган атнада Россиянең танылган публицисты Николай Стариков Бөгелмәдә кунакта булып китте. Ул – илебезнең яңа тарихына, икътисадына, сәясәтенә багышлаган 17 китап авторы, блогер һәм сәясәтче.
65 ел нефть өлкәсендә. Әйе 2018 ел “ТНГ-Групп” җәмгыяте өчен юбилей елы. Татарстанда гына түгел Россия күләмендә танылу алган оешма 25 гыйнвар көнне 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Аларның хезмәт коллективы белән очрашуга шәһәр мэры Линар Закиров та килде.
2018 елда бөгелмәлеләрне диспансеризацияләүнең ничек үтәчәге һәм әлеге медицина күзәтүе астына кайсы елда туган гражданнар керүе белән таныштырып үтәбез.