Җиңү волонтерлары Бөгелмәнең балалар паркында 75 төп чыршы утыртты

2020 елның 24 апреле, җомга

Бөгелмәнең Җиңү волонтерлары “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды. Агач утырту шәһәрнең балалар паркында узды. 75 төп чыршы утыртылды.

Килеп туган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, коронавирус инфекциясе таралуга каршы профилактика чаралары күрелде - акциядә катнашучылар яклау чараларында иде, агачларны ике-өч кешедән торган төркемнәрдә утырттылар.

Бүген Бөгелмәдә яшәүче һәркем үз-үзен изоляцияләүдә дә акциядә катнаша ала. Агачны үз участогында утыртырга тәкъдим ителә. Үзеңнең "Хәтер бакчаң"ның урыны турындагы мәгълүматны акциянең интерактив картасына кертеп була, ул садпамяти2020.рф. сайтында урнашкан. Агачны кишәрлектә утырткач, сез аның геолокациясен сайтка тапшыра аласыз, социаль челтәрләрдә шәхси акция турында фотография урнаштыру, үзегезнең Геройларыгыз турында сөйләү һәм #СадПамятиДом акциясенең вакытлы хештегын кую кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International