Бөгелмәдә грипп һәм ОРВИ белән авыру 67 процентка түбәнрәк

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, Бөгелмә районында 2020 елның 30 мартына коронавирус инфекциясе очраклары теркәлмәгән. Чит илләрдән кайткан Бөгелмәлеләр 14 көн медицина күзәтүендә булачак.

Грипп һәм ОРВИ белән авыру узган атнада 67 процентка түбәнрәк булган. Чикләү чаралары чорында, 2020 елның 28 мартыннан үзизоляциядә булырга кирәк, бу - контактлар санын киметү һәм коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен. Үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International