Яшь бөгелмәлеләр "Минем вәгазем" конкурсында катнаша алалар

2020 елның 28 марты, шимбә

23 марттан 15 апрельгә кадәр претендентларга татар яки рус телләрендә вәгазьләр укып, электрон почтага видеоязма җибәрергә кирәк: bugulma-muhtasibat@mail.ru шулай ук мессенджер WhatsApp номерлары буенча: +7 (939) 736-14-61; +7 (919) 627-59-66.

Вагазның озынлыгы дүрт минуттан артмаска тиеш. Вәгазь тематикасы аерым сайлап алына. Оештыручылар «ата-аналарны олылау», «Рамадан уңышлары», «намазның өстенлеге», «Исламда канәгатьлек», «өлкәннәргә хөрмәт», «Компьютерның файдасы һәм зыяны» темаларын мисал итеп китерде.

Конкурсантларны төркемнәргә җенесенә һәм яшенә карап бүләчәкләр. Малайларга һәм кызларга аерым ике яшь төркемендә бәя биреләчәк: кечкенәләр (6-9 яшь) һәм өлкәннәр (10-15 яшь).

Компетентлы жюри катнашучының башкару осталыгына, эчтәлекнең эмоциональ тапшыруына, шулай ук дикциянең төгәллегенә, яңгырашның ачыклыгына һәм интонациянең чисталыгына бәя бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International