Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 36 кредит бирелгән

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.

Шуны искәртеп узабыз, 2020 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча яңа дәүләт программасының төп инструментларының берсе буларак, ташламалы авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда Омск, Оренбург, Амур һәм Калининград өлкәләре, Алтай крае, Марий Эл һәм Татарстан республикалары халкы беренчеләрдән булып катнаштылар.

Ташламалы ипотека механизмы авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру авыл халкының зур шәһәрләргә китүен киметүгә, шәһәр халкын аграр секторга җәлеп итүгә, гомумән, авылда тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелә.

Кредит еллык 3%лы ставка белән бирелә (ипотеканы иминләштергәндә – 2,7%). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредит акчаларына йорт салырга, фатир алырга, авыл җирлегендә җир кишәрлеге сатып алырга мөмкин.

Ипотеканы Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә). Мәс., Авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территориясендә булырга тиеш.

Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 05.03.2020 № 48/2-пр Боерыгы белән расланды. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә, боларга Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар кертелде).

Ташламалы ипотека кредиты белән беррәттән авыл кешеләре торак йортларны ремонтлауга һәм инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүгә 5 елга кадәр 5%ка кадәрге ставка белән 250 мең сумга кадәр кулланучылар кредиты алырга да мөмкин. Моның белән өйгә газ яисә су кертергә мөмкин. Моннан тыш, авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарга эш бирүче тарафыннан торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелешен субсидияләү дә карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International