Бөгелмә районында мобиль поликлиника эшли башлады

2020 елның 20 марты, җомга

16 марттан башлап мобиль поликлиника Бөгелмә районында эшли башлады. Беренче пункт - Кече Бөгелмә авыл җирлеге. Аннары күчмә медицина комплексы Подгорный бистәсендә, Зеленая Роща авылында һәм шәһәр тибындагы Карабаш бисәсендә урнашачак.

«Мобильная поликлиника» проекты авыл кешеләре тарафыннан уңай фикерләр уята. Бигрәк тә ерак авылларның өлкән яшьтәге халкы арасында, аларга шәһәр медицина учреждениеләренә барып җитүе кыен. Тәгәрмәчле поликлиника кешеләргә хроник һәм беренчел авыруларны ачыкларга ярдәм итә, шуның белән аларның авыр формаларын булдырмый калырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International