Бөгелмә ансамбле - республика русча хор музыкасы фестивалендә

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

15-16 февраль көннәрендә Казанның “Татарстан Халыклары дуслыгы йорты” ДБУда масштаблы вакыйга – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасының ХХІХ республика фестивале узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды, ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. 

Бөгелмә муниципаль районы фестивальдә “Сокольская курчаночка” халык вокаль ансамбле (хормейстер Любовь Николаевна Большакова) “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең Соколка авыл мәдәният йорты коллективы катнашты. Фестивальне оештыручылар да, үзешчән артистларны сәхнәдән озак җибәрмәгән тамашачылар да, коллективның үзенчәлекле җырлавын, югары башкару дәрәҗәсен бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International