Бөгелмәдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашы" конкурсның зона этабы узды

2020 елның 14 феврале, җомга

“Яшьләр сарае”нда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узды. Анда Татарстанның сигез муниципаль районы вәкилләре катнашты.

Конкурс башланганчы, шәһәр кунаклары һәм катнашучылар өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә, укучылар һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының сәнгать күргәзмәсе, фотозона оештырылган иде.

Конкурста катнашучыларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов сәламләде.

Хатын-кызлар үзләренең репертуарларын 10 традицион номинациядә күрсәттеләр. Алар арасында - Хатын-кыз-ана, Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият, хатын-кыз - лидер. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан республика үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларга аерым игътибар бирелде. Конкурста барлыгы 52 вәкил катнашты. Шуларның 26сы конкурс лауреаты булды.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" Республика конкурсының зона этабында җиңүчеләр: 

"Хатын-кыз - ана" номинациясендә:

Бухарова Ирина Борисовна - Азнакай районы

Ерофеева Наталья Викторовна - Әлмәт районы

Мигранова Вера Николаевна - Бөгелмә районы

Столярова Светлана Евгеньевна - Зәй районы

Шәймөхәммәтова Лилия Тәлгать кызы - Сарман районы

"Өченче яшь герое" номинациясе:

Унеслу Сидулловна - Әлмәт районы

Моисеева Анна Ивановна - Зәй районы

Вукколова Вера Борисовна - Лениногорск районы

Хаертдинова Мөхтәрәмә Хәертдин кызы - Ютазы районы

«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә:

Шәрифуллина Наилә Сафуновна - Азнакай районы

Усманова Ләйсән Ренат кызы - Бөгелмә районы

Ирина Владимировна - Ютазы районы 

һәм башкалар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International