«Минем яраткан гарәп теле»: Бөгелмә Үзәк мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә балалар өчен "Минем яраткан гарәп теле" бәйрәме узды. Чара имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләре белән башланып китте.

Аннан соң кызлар һәм малайлар командасы төрле конкурсларда катнаштылар: Коръән уку, шифрлаучы (гарәп сүзләре язу), яшь тәрҗемәче (гарәп теленә тәрҗемә итү), күңелле гарәп теле (гарәп алфавиты) һ.б. Соңыннан балалар өчен сыек азот белән мавыктыргыч шоу уздырдылар.

Тамаша тәмамланганнан соң, 50дән артык бала бүләкләр алды. Аннары барысы да бәйрәм чәенә чакырылды. Чарага барлыгы 100дән артык кеше килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International